Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай исем-бөек исем

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 136ел тулу уңаеннан китапханәдә “Тукай исеме-бөек исем” дип аталган мәдәни чара узды. Чарада катнашучылар тагын бер кат Г.Тукайның тормыш юлы, аның әсәрләре белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, әкиятләреннән өзекләр укыдылар. “Серле сандык”, “Кем күбрәк”, “Әйтеп бетер” кебек уеннарда катнашып һәркем Тукай иҗатын яхшы белүен күрсәтте. “Тукай эзләре буйлап” дип аталган викторина сорауларына да актив җавап бирделәр. Чара Г.Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды һәм татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.