Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай рухы яши күңелдә

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп калды. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә өйрәтә, намуслы, акыллы, гадел булырга чакыра. Яңа Бүләк авыл китапханәсендә татар шагыйре Г. Тукайның тууына 136ел тулу уңаеннан “Тукай рухы яши күңелдә” дип аталган китаплар күргәзмәсе ясалды. Биредә бөек шагыйрьнең әсәрләре, аның тормыш юлына, иҗатына багышланган китаплар һәм фотоматериаллар белән танышырга мөмкин. Г.Тукайның иҗаты белән тирәнтен таныштыру максатыннан күргәзмә янында даими рәвештә әңгәмәләр һәм күзәтүләр оештырыла. Күргәзмә киң катлау китап укучылар өчен ясалды.