Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

И минем туган телем

21 февраль - Халыкара туган телләр көне уңаеннан  “Сәйлән” балалар бакчасында “И минем туган телем” дип аталган тематик сәгать узды.  Китапханәче туган телебезнең байлыгы, матурлыгы турында сөйләде, шигырьләр укыды. Балалар татар халык ашлары, халкыбызның матур йола – бәйрәмнәре белән таныштылар, табышмакларның җавапларын таптылар, татар халык әкиятләрен тыңладылар. “Йөзек салыш”, “Ачык авыз” кебек татар халык уеннарын яратып уйнадылар.