Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Туган якның моңлы сандугачы

15 февраль көнне  легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты авылдашыбыз Илһам ага Шакировның тууына 87 ел тулды. Шул уңайдан Яңа Бүләк авыл китапханәсендә “Туган якның моңлы сандугачы” дип исемләнгән мәдәни чара узды. Китапханәче чарада катнашучыларны презентация һәм видиоролик ярдәмендә мәшһүр җырчының тормыш юлы белән якыннан таныштырды. Чара барышында аның иҗатын чагылдырган китаплар, фотоматериаллар белән таныштылар, мәшһүр җырчы язмасында җырлар тыңладылар, аның иҗатына, тормышына багышланган шигырьләр укылды.