Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Әкиятнең тылсымлы көче

Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкиятләр аша балалар яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкырлыкка өйрәнәләр.

Балаларның фикерләү сәләтен үстерү, хәтерен ныгыту, дуслык, намуслылык, изгелек кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан китапханәче “Сәйлән” балалар бакчасына йөрүче нәниләрне әкият дөньясына сәяхәткә чакырды. Китапханәче кычкырып укыган әкиятләрне балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга актив җаваплар бирделәр, үзләре белгән әкиятләрне дә матур итеп сөйләделәр. Шулай ук нәниләребез рәсемнәргә карап әкият геройларын таныдылар,