Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Ул балачак иленнән

Балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанның тууына 1гыйнвар көнне 65 яшь булды. Аның иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә «Ул балачак иленнән» дип исемләнгән мәдәни чара узды. Чарада катнашучыларны китапханәче Рафис Корбанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, шигырьләре кычкырып укылды, табышмакларына җаваплар табылды. Чара Р.Корбан иҗатына багышланган презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Шулай ук  “Балаларга шатлык өләшүче шагыйрь” дип аталган китаплар күргәзмәсе дә оештырылды, китапларына күзәтү ясалды.