Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Картлыкларын әверелдерик шатлыкка

1октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Бүләк авыл җирлегендә “Картлыкларын  әверелдерик шатлыкка” дип аталган бәйрәм чарасы узды. Авыл җирлеге башлыгы Сәгетдинов М.С. өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап бәхетле озын гомер, тыныч картлык теләде. Шулай ук җирлегебезнең ветераннар Советы рәисе Рахимов  Самат өлкәннәребезгә үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Өлкәннәребез хөрмәтенә оештырылган бәйрәм чарасы дәртле җырлар, матур шигырьләр, курай моңнары белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасы мул сыйлы табын артында узды.