Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Язучы да Алиш, батыр да.

Абдулла Алиш – балалар әдәбиятын  үстерүдә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән, татар әдәбиятында тирән эз калдырган язучы. Аның әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган. үрдәк” А. Алиш әкиятләре, әсәрләре белән якыннан таныштыру максатыннан чыгып китапханәче аның китапларына күзәтү ясады. Балалар китапларны игътибар белән карадылар, әкиятләрен яратып тыңладылар, “Сертотмас, Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык” һ.б. әкиятләрнең эчтәлекләрен үзләре сөйләделәр. Чара ахырында “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Куян кызы” әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнарны зур кызыксыну белән карадылар.