Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Шигъри дулкыннарда

   Республикабызда яшәп һәм иҗат итүче якташларыбыз иҗаты белән якыннанрак танышу максатыннан Яңа Бүләк авылы мәктәбендә, китапханәче белән берлектә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы 

 шагыйрә Эльмира Шәрифуллина һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Лилия Садриева белән җылы очрашу узды.

    Мөхтәрәм кунакларыбызны мәктәбебез каршында оешкан курайчылар ансамбле дәртле көйләр уйнап каршы алдылар. Кичәне  алып баручы  шагыйрәләрнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштырды. Кичә барышында укучылар аларның шигырьләрен яттан укыдылар.

Шагыйрәләребез үзләренең иҗат юллары, беренче иҗат җимешләренең ничек дөньяга килүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләп үттеләр. Очрашу укучылар әзерләгән сораулар белән үрелеп барды. 

Кичә барышында шагыйрәләребез иҗатына багышланган “Шигъри дулкыннарда” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән дә танышырга мөмкин булды.

Бу очрашу шагыйрь өчен дә, укучы өчен зур бәйрәм чарасы булды.