Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Моң даһие-Илһам Шакиров

14 август көнне Яңа Бүләк авылы җирлегендә Татарстан Республикасының җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы, шагыйрь Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев белән очрашу булды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хамзин, журналист, продюсер, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов һәм Түбән Кама шәһәренең “Шинник”Спорт комплексы” шәхси учреждение директоры Рөстәм Ганиев та катнашты. Танышу авылыбыз җирлегенең яңартылган стелласыннан башланды. Килгән кунаклар шулай ук авылдашыбыз, мәшһүр җырчы Илһам ага Шакиров истәлегенә ачылган “Илһам” чишмәсе һәм аның иҗат йорты белән дә таныштылар. Соңыннан мәдәният йортында танылган татар җырчысы, Татарстан Республикасының һәм Россия  Федерациясенең халык артисты Илһам Шакиров хөрмәтенә бай эчтәлекле концер узды. Кичәгә килүчеләр Р.Вәлиев иҗатына, аның тормыш юлына багышланган “Иңнәрендә милләт йөге” дип аталган китаплар күргәзмәсе белән дә таныша алдылар.