Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Авылымның моңлы сандугачы.

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның  тууына 15нче февраль көнне 85яшь тулыр   иде. Авылдашыбызның иҗаты, тормыш юлы белән якыннанрак таныштыру максатыннан  “Авылымның моңлы сандугачы” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылачак. Китапханәгә килүчеләр легендар җырчы, авылдашыбыз Илһам Шакиров турында китаплар, газета һәм журналларда басылган мәкаләләр белән таныша алачаклар, фотоматериалларга күзәтү ясарга мөмкин булачак.