Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Әфганистан - йөрәк ярасы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

15 февраль көне Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне дип игълан ителде. Яңа Бүләк авыл китапханәсендә әлеге датага багышланган батырлык дәресе узачак. Чара барышында китапханәче Әфган сугышы тарихы, анда катнашкан солдатларның, хәрби антларына тугры калып, үз бурычларын батырларча үтәүләре турында сөйләячәк. Чарада Әфган сугышы турында шигырьләр һәм җырлар яңгыраячак. Чараның мактаулы кунаклары Әфган сугышында һәм кайнар ноклталарда хәрби бурычларын үтәгән ветераннар булачак. Чара ахырында "Әфганистан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән презентация һәм китаплар күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булыр.