Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сирәк талантлы каләм иясе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, язучы, шагыйрь, журналист Факил Сафинның тууына 70 ел тулу уңаеннан китапханәдә китаплар күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмәдә Ф.Сафинның иҗатын чагылдырган  мәкаләләр, аның шигырьләреннән һәм повестьларыннан торган китаплар, «Мәйдан», «Салават күпере» журналларында басылган әсәрләре куела. Күргәзмә киң катлау китап укучылар өчен оештырыла. Факил Сафин иҗаты белән кызыксынган китап укучыларыбызны күргәзмә белән танышырга чакырабыз.