Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Язучы да Алиш, батыр да

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Абдулла Бариевич Алишев татар совет шагыйре, язучы, балалар өчен хикәяләр җыентыгы, шигырьләр, драма әсәрләре авторы. Язучының тууына 115 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Язучы да Алиш, батыр да» дип аталган әдәби чара уздырыла. Китапханәче А.Алишның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән таныштырачак, талантлы язучының әсәрләре кычкырып укылыр, «А. Алиш әкиятләре буенча сәяхәт» дип исемләнгән квест – уен оештырылачак. Чара А.Алиш әкиятләре буенча мультфильмнар карау белән тәмамланачак.