Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сугыш урлаган яшьлек

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Бөек Ватан сугышы елларынды, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның батырлыгын онытырлык түгел. Бу фидакарь кешеләр иртә таңнан кырларда, басуларда, завод һәм фабрикаларда эшләп, сугыш җимергән җирләрне торгызып, ирләрен һәм әтиләрен, абыйларын һәм улларын сабырлык белән көтеп, сугыш бетүен якынайттылар. Аларның саны инде елдан-ел кими бара. Тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның тиңсез хезмәтләре белән таныштыру максатыннан китапханәдә очрашу оештырыла. Очрашу җырлар шигырьләр белән үрелеп барачак.