Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Туган ягым - Яңа Бүләк

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Һәр кешегә үзенең туган – үскән ягы, урман – кырлары, табигате кадерле. Һәр авылның да, кешеләр кебек үк, үз язмышы, үз тарихы бар. Безнең Яңа Бүләк авылының да үз тарихы, горурланырлык кешеләре бар. Китапханәдә узачак чара барышында катнашучылар Яңа Бүләк авылының истәлекле урыннары, район һәм республика горурлыгына әверелгән данлы кешеләре белән танышачаклар, аның төрле елларда нинди булганын беләчәкләр. Чарага " Тарих битләрендә безнең авыл» дигән китаплар күргәзмәсе әзерләнәчәк. Чара ахырында "Минем туган ягым» дип аталган викторина уздырылачак