Россия - уртак йортыбыз
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
12 июнь көнне тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Шул уңайдан китапханәдә бәйрәм чарасы уздырыла. Чара барышында Россия- ул үз территориясе, үз дәүләт теле булган бәйсез дәүләт булуы турында әңгәмә уздырылачак, туган ил турында матур шигырьләр уку мөмкин булачак, викторина сорауларына җаваплар табарбыз, Россиянең матур табигате, шәһәрләре турында презентция күрсәтеләчәк. “Безнең Ватаныбыз – Россия” дигән темага китаплар күргәзмәсе белән дә танышырга мөмкин булачак.