Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай безнең күңелләрдә

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Китапханәдә әлеге датага багышланган тематик сәгать узачак. Әлеге чарада «Тукай иҗатына сәяхәт» дип аталган китаплар күргәзмәсенә күзәтү үткәрелә, шагыйрьнең балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә уздырыла. Аның шигырьләрен, «Шүрәле», «Су анасы» әкият-поэмаларын уку, Г.Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карау мөмкинлеге булачак. Шулай ук бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлына багышлап төзелгән викторинада катнашу мөмкинлеге була. Барлык теләүчеләрне безнең мәдәни чарага көтеп калабыз.