Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Туган якның моңлы сандугачы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

15 февральдә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты авылдашыбыз Илһам ага Шакировның тууына 87 ел тула. Аның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан китапханәдә мәдәни чара узачак.Чара барышында аның иҗатын чагылдырган китаплар, фотоматериаллар белән танышу мөмкин булачак, мәшһүр җырчы язмасында җырлар тыңлау планлаштырыла, аның иҗатына,  тормышына багышланган шигырьләр уку оештырылачак