Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Батырлыкка көн дә урын бар

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Ватан Геройлары көне илебездә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Әлеге бәйрәм үз тарихын XVIII гасырдан ук алып бара. 9 декабрь - Ватан Геройлары көнендә - Россиядә Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий, Дан һәм Батырлык орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр. Китапханәдә әлеге датага багышлап патриотик тәрбия сәгате узачак. Чара барышында әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләү планлаштырыла. Ул  презентация күрсәтү белән үрелеп барачак. Шулай ук геройлар турында шигырьләр укылачак. Легендар геройларга багышланган китап күргәзмәсе оештырылачак.