Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Утлы еллар авазы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Бөек бәйрәм – Җиңү көне уңаеннан Яңа Бүләк авыл китапханәсендә «Утлы еллар авазы " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби әсәрләр, сугышчыларның батырлыклары турында очерклар урын алды. Шулай ук авылдаш ветераннарыбызның дәһшәтле сугыш турындагы истәлекләре белән дә танышырга мөмкин. Күргәзмәнең бер бүлеге балалар өчен сугыш турындагы әсәрләргә багышланган. Алар арасында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Лев Кассиль, Борис Полевой китаплары белән танышырга мөмкин. Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.