Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Нәүрүз котлы булсын!

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Халык традицияләрен саклау һәм торгызу, татар халкының рухи һәм традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан китапханәдә " Нәүрүз котлы булсын!»дип аталган күңел ачу чарасы оештырыла. Бәйрәмдә дәртле  җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар һәм конкурслар булачак. Соңыннан коймак белән чәй эчү оештырылачак.