Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Яңалык

21 нче февраль- туган тел көне уңаеннан "Кояшкай" балалар театры тарафыннан Раилә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә" исемле театры күрсәтелде.

Халыкара туган тел көне уңаеннан "Кояшкай" балалар театры тарафыннан Раилә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә" исемле театры күрсәтелде.

"Күңелемдә минем җәй әле "Россиянең мәгариф отличнигы,3 бала үстереп , аларга белем һәм тәрбия биргән, "Күңелемдә җәй әле" китабы авторы, 45 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия биргән, авылдашларны зурлап "Татарстан яшьләре", "Якты юл" газеталарында йөзләрчә мәкалә язып бастырган , "Тукай районы күренекле шәхесләре " китабында лаеклы үз урынын алган, китапханә каршында оештырылган "Яран гөл" шөгыль клубы җитәкчесе -Гөлфия Әһли кызы Әһлиеваны олы бәйрәме- 80 яшьлек юбилее белән котладык.

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне Сорасалар, багышларга кемгә, диеп, Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

"Әнием- иң кадерле кешем"әдәби-тематик кичә уздырылды.Россия Федерациясе Президентының 1998 нче елның 30 нчы гыйнварында чыккан №120 санлы карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 25 нче ноябрь көненә туры килде.

Тантаналы бәйрәм Таулар авылы күчмә китапханәсендә узды.

Мәүлид бәйрәмеуздырылды.Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне — Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйдә булган

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне — Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйдә булган

Әдәби марафон-Онлайнда катнашу. Марафонда катнашу өчен әдәби әсәрдән өзекне социаль челтәргә #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырырга кирәк. Җиңүче язма белән уртаклашулар һәм лайклар саны буенча билгеләнә. Проект Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә.

5 нче Россиякүләм әдәби марафонда катнашу.

"Балкыш"-ветераннарның иҗат фестивале.

Районыбызда җыр-моң сөюче ветераннар арасында оештырылган “Балкыш" һәвәскәр башкаручылар фестивале старт алды. Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 73 еллыгына, комсомолның 100 еллыгына багышлап уздырыла. Авыллар буйлап “атлаган” сайлап алу туры безнең Боерган авылына да килеп җитте.

"Җан җылымны өргән гөлләрем"әдәби тематик кичә

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган, "Җан җылымны өргән гөлләрем " дип аталган бәйрәмебезгә авылыбызның кул эше осталарын кунак итеп чакырдык. Алдан ук мәдәният йортында осталарыбызның "Күңел көзгем- кул эшләрем" исемле күргзмәсе тәкъдим ителде. Авылдашларыбыз : Фәния Салихова, Гөлфия Аглиева, Мәхтүмә Салахова, Тәнзилә Вәлиева, Халисә Мулланурова, Сания Каюмова, Әнисә Салахова, Әнисә Арысланова,Алсу Нуркаева, Гөлсинә Галиева,Татяна Ким,Мөслимә Сабирова, Рәсимә Шамилова, Фәимә Маннанова,Гөлүсә

"Телне каләм саклый" Тукай марафоны

18 январь көнне Боерган авылы китапханәсендә ,Халыкара Ана теле көне уңаеннан уздырылган , "Телне каләм саклый" дип аталган шигъри марафонга старт бирелде

Тыл ветераны

Тыл ветераны Мулланур Шагигараевка 90 яшь