Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Кеше китә-җыры кала

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз!

  Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы. 2020 нче елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме  Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең тууына 90 ел тула.

«Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.

Язучыга 90 яшь тулу уңаеннан, Тукай муниципаль  районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Боерган авылы китапханәсе сезне, 18 нче ноябрьдән 18 нче декабрьгә  кадәр уздырылачак "Кеше китә- җыры кала" дип аталган Өлкәара бәйгегә( межрегиональная акция) катнашырга чакыра.

 Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләреннән өзекләр, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, аның турында замандашларының, якыннарының  истәлекләре, әсәрләре, фотолар, аңа багышланган әсәрләр, видеоязмалар, методик материаллар белән китап сөючеләрне таныштыра аласыз.

Барлык мәгълумәтләрне

#Мәһдиевка90яшь

#ТукаевскаяЦБС

#Биюрганскаябиблиотека

хештеглары белән "Вконтакте"челтәрендә үз битегезгә,"Культура начинается с меня"группасына, Инстаграммга да  куя аласыз!

Материалны урнаштырганда, исем, фамилия, әтиегезнең исемен тулысынча язып ,бәйге оештыручыларны да (Тукай муниципаль  районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Боерган авылы китапханәсе) язарга онытмагыз!Барлык катнашучылар да диплом белән бүләкләнә!