Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Оста куллар

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Китапханәдә табигать һәм матурлык сөючеләр өчен "Яран гөл" шөгыль клубы эшли.Клубта төрле темаларга чаралар уздырыла: кул эшләре күргәзмәләре,тематик кичәләр,очрашулар,экскурсияләр.Уздырылачак мастер класска балаларны әниләре белән бергәләп чакырдык. Әниләр үзләренең кул эшләре осталыгы белән уртаклашып,балаларга да өйрәтергә тиешләр. Әбиләребезнең рухи мирасын югалтмыйча киләчәк буынга тапшыру- безнең бурыч.