Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Китап укучы бенефисы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Укытучылар белән  очрашуларның иң тәүгесе- 1 нче февраль көнне уздырылачак. Әдәби кичәбезнең төп кунагы- укытучы- мөгаллимә, хезмәт ветераны, кул эшләре остасы Бибинур Тимер кызы Хаматова.

Бибинур ханым-математик, мәктәптә уку- укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләп лаеклы ялга чыкты.Ул- искиткеч кешелекле, сабыр, нечкә күңелле, балаларның яраткан укытучысы. Ул - Әхмәтнур абыйга тугрылыклы гомер юлдашы, бабаларына кайгыртучан  әни буларак та авылыбызда үрнәк. Аңардагы гүзәл сыйфатлар балаларына да күчкән. Һәркайсы тормышта үз урынын табып, матур гаилә корып, балалар үстерәләр.Бибинур ханым авылның җәмәгать тормышында кайнап яши: "Бердәм Россия" партиясенең урындагы җитәкчесе, сайлау комиссиясе рәисе,авыл тарихын барлап, авыл исемнәрен мәңгеләштереп , сөлгеләрдә, чигешләрдә калдыручы да ул. Якын -тирәдә аның кебек кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр бик сирәктер.Әле ул күршеләренең хәлен белергә , китапханәдән китаплар алып укырга, мәчеткә сабакка йөрергә дә вакыт таба.Санап узган шөгыльләре аның күңел ихтыяҗы, тормыш максаты.

Кешенең халык арасында тоткан урыны, абруе нәкъ менә шунда күренә дә инде.Бибинур ханым авылыбызның горурлыгы, йөз аклыгы, аның белән чиксез горурланам.