Шифалы шигырьләр язучы
Татарстанның халык язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан, Мусабай-Завод авылы урта мәктәбендә шигырьләрне кычкырып уку сәгате узды.
Татарстанның халык язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан, Мусабай-Завод авылы урта мәктәбендә шигырьләрне кычкырып уку сәгате узды.
Гөнаһсызга рәнҗетелгәннәрнең балалары күңелендә ул дәһшәтле көннәр мәңгелеккә уелып калган.
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә комсомол оешуның 100 еллыгы уңаеннан кичә-очрашу узды.
Язучы, шагыйрь, драматург Ләбиб Лерон Мусабай-Завод урта мәктәбендә укучылар белән очрашты.
Мусабай-Завод авылы китапханәсенә урта мәктәпнең 1-3 нче сыйныф укучылары кунакка килделәр.
Яңа Бүләк авылы китапханәсендә язучы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби кичә үтте.
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә шашка-шахмат турниры узды
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә Республика көненә багышланган чара үтте.
Мусабай-Завод авылында балаларны яклау көнендә бик күңелле бәйрәм үтте.
19 апрель көнне, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, Тукай марафоны кысаларында, "Без Тукайлы халык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.
Теләнче-Тамак авылы китапханәсендә "Без ачасы серләр бар" дип исемләнгән кичә-очрашу үтте.
Мусабай-Заводта "Нәүрүз" бәйрәме үтте.
Мусабай-Завод авылы мәдәният йортында ветераннарның "Балкыш" фестивале узды.
Китапханәдә балаларр белән "Кызыклы табышмаклар" кичәсе үтте.
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, "Халык җырлары кичәсе" узды.
Китапханәдә "Тукайны укып үсәбез" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләре, шигырьләре тупланган матур бизәлешле китапларны кече яшьтәге мәктәп балалары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик яратып укыйлар һәм тыңлыйлар.
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә татар халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышлап китап күргәзмәсе оештырылды, Шагыйрьнең иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган әлеге кургәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты. Китапханәдә яраткан шагыйребезнең шигырьләрен кычкырып укулар үтте.
4 январьда Мусабай-Завод авылы китапханәсендә шагыйрь, драматург Илдар Юзеевның тууына 85 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълумат, татар язучыларының һәм шагыйрьләренең И.Юзеев турындагы истәлекләре урнаштырылган. Шулай ук аның күп кенә шигырь китаплары, пьесалары да урын алган.
Мусабай-Завод авылы мәдәният йортында театральләштерелгән Яңа ел тамашасы булды. Бәйрәм күңелле конкурслар, лотерея уенннары, җыр-бию белән үрелеп барды. Һәр эштә уңган авылыбыз кешеләрен Кыш бабай белән Кар кызы котладылар, бүләкләр өләштеләр.
Мусабай-Завод авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Рухият" ветераннар клубында 2017 елга йомгак ясалып, 2018 елга эш планы расланды. Соңыннан ветераннар өчен бәйрәм концерты күрсәтелде. Аларны котларга Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Бәйрәмдә катнашкан өлкәннәребез балачакларына кайтып, Кыш бабайга җырлап, шигырь сөйләп, биеп тә күрсәттеләр. Ә инде Кыш бабай, үз чиратында, бүләкләрне һәркемгә мулдан өләште.