Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Без китап яратабыз.

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

 

 

 

“Китап — кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән”. 
Н.Фәттах 
“Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым” 
Г.Тукай 

1.    Китап уку — сүз запасын арттыра:
Укыганда, без таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез, һәм алга таба аларны куллана алабыз.


2. Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә:
Күп укыган кеше матур, ачык итеп сөйли белә дип санала. Кешеләр өчен кызыклы әңгәмәдәш булып китәсез.


3. Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра:
Әңгәмә барышында күп белүебезне сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. Моны башкалар бәяләсә, бигрәк тә.