Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Мирасы -халык кунелендэ.

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Ярый, бара торгач, мин дә бер теләгемә ирешәм, ахрысы! – Алмачуар тай булмас, – дип җырлыйлар. Бу - юк сүз икән! Алмачуар тай була, тик колын гына булмый икән. Дөньяны күп күргән, күп җылкы асраган картлар колынның да, туганда башка төстәрәк булса да, әзрәк үскәч, алмачуарга әйләнәчәген алдан беләләр икән. Туры бурлы булып туган кайбер колыннарның сабыйлык җоны бераздан соң, җир өстенә сибелгән ак чәчәкләр яисә ак йөзгә чыккан матур кара миңнәр кебек, тәңкә-тәңкә булып чуарлана башлый икән. Миңа, күп куйганда, җиде-сигез яшь булгандыр, әллә нинди коточкыч кара йөзле, усал елтыр күзле бер башкорт һич көтелмәгән җирдән үзенең кара бурлы, матур, зур симез биясен безгә бүләк итте, – алай-болай гына түгел, үз кулы белән йортыбызга китерә, капка төбендәге зур ташка утыра да кешеләр алдында дога кылдырып бирә. Авыл халкы бу эшкә башта аптырап калалар: ни сәбәптән, бу тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан явыз көрәшче Әлемгол, тик торганда, үзенең гомерлек дошманы Хафизга (безнең әткәйгә) бер бия китереп, фатиха кылдыра?! Эштән чыккан бер мал булса тагы бер хәл иде! Биясе нәрсә бит: бөтен тирә-якта дан тоткан ике алмачуар чабышкының анасы.