Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Кунел сандыгы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрәлэр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Тумыштан күңеленә шагыйрлек уты салынган кеше, башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Тукай районы Биклән авылында яшәп иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева шундыйларның берсе. Рәзинә Габделбәр кызы Сәетгәрәева (Вәлиуллина) 1959 елның 11 июлендә, элеккеге Чаллы районы Биклән авылында, ишле гаиләдә, 5 нче бала булып дөньяга килә. 1966 елда Биклән урта мәктәбенә укырга керә, 1976 елда аны уңышлы гына тәмамлый. Укытучы булу хыялы белән башкалабыз Казанга, педагогия институтына документларын тапшыра.Уңышлы гына имтиханнарны тапшырып, кергэн абитуриентлар исемлегендә үз фамилиясен күреп чиксез сөенә. Укырга дип, кире әйләнеп килгәч, аның исе китә, ниндидер сәбәпләр аркасында, исемлектә аның фамилиясе булмый. Туган җирсез бер генә көн дә яши алмаган кыз аптырап тормый, төенчекләрен төйни дә, яңадан әти-әнисе янына авылга кайтып китә. Шулай итеп, кемнәрдер кылган гаделсезлек аркасында, аның укытучы булам дигән яшьлек хыяллары челпәрәмә килә. Шул ук елны ул Бөгелмә исәп-хисап мәктәбенә укырга керә. Гел “5” ле билгеләренә генә укый, авыл хуҗалыгы бухгалтеры һөнәрен үзләштерә. Туып-үскән “Чкалов” колхозына кайтып башта кадрлар бүлегендә, аннан икътисадчы булып эшли. Балаларны ярату аны үзе белем алган Биклән урта мәктәбенә алып килә, ул анда өлкән пионервожатый һәм китапханәче булып эшли.   – Бу хезмәтем - җан рәхәте булды. Мин мәктәптә пионервожатый булып эшләгәндә пионерларым данлыклы “Артек” лагерена кадәр бару бәхетенә ирештеләр. Шул елларда мин кулыма каләм алып беренче шигырьләремне яза башладым. Алар район газетасында бер басма бит булып басылып чыктылар. 1986 елдан алып каләм тибрәтәм,-ди, Рәзинә Сәетгәрәева үзенең иҗат юлының башлангычы турында.