«Туган телем - татар теле»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Туган тел! Ул нинди гүзәл һәм барысы өчен дә кадерле! Без дөньяны танып беләбез, беренче чиратта, туган тел аша гүзәллекне аңларга, тоярга өйрәнәбез. Һәр халыкның туган теле - үз теле. Анда халыкның рухы, аның мәдәнияте чагыла.
21 февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә “Туган телем - татар теле” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәдә татар халкының рухи мәдәнияте хәзинәсеннән түбәндәге материаллар җыелачак: мифлар, әкиятләр, риваятьләр, музыкаль мирас һәм бәйрәм-йола мәдәнияте.