Кавзияковская сельская библиотека - филиал № 6

”Көрәшкә бирелгән гомер”

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчысы, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар герой-татар шагыйре Муса Җәлил исеме дә бар.Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге - күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә кушылып Кәүҗияк авылы “Кояшкай”балалар бакчасында балалар иртәсе уздырылды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, аның кечкенәләр өчен иҗат ителгән шигырьләре кычкырып укылды. Китапханәдә ”Көрәшкә бирелгән гомер”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып, укучыларга тәкъдим ителде.