Кавзияковская сельская библиотека - филиал № 6

Ленинград блокадасы өзелүнең 75 еллыгы

Сугыш елы балалары... Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәделәр, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмадылар алар. Әмма каһәр суккан ул сугыш алар язмышына да үтеп керде, өмет -хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен нык татыдылар: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылдылар, ятимлек ачысын да белделәр, ач үлем белән күзгә-күз очраштылар. Кәүҗияк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ленинград блокадасы өзелүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш елы балалары М.Сахбетдинов һәм Н.Файзрахмановаларның гаиләләрендә булып, алар белән очрашып, хәлләрен белеп кайттык. Алар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, безнең сорауларга җавап бирделәр. Без аларга киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы теләп калабыз.