Кавзияковская сельская библиотека - филиал № 6

Халыкара инвалидлар көне

Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар.
Шушы дата уңаеннан Кәүҗияк авыл китапханәсендә “Мәрхәмәтлеккә чикләр юк”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып, укучыларга тәкъдим ителде.