Яхшы-Каранская сельская библиотека - филиал № 28

Чәй бәйрәме

Яхшы-Каран авылында чәй бәйрәме үткәрелде.Халкыбыз гомер-гомергә чәйне яратып кулланган.Эчәсе килсә дә,ашыйсы килсә дә,арыса-талса да,кәефе кырылса да,сөенеч-шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. Чәй – татарның йөзе. Ә инде чәй эчү, чәйгә чакыру кебек күркәм гадәтләр халкыбызны сыйфатлаучы милли горурлык булып санала.Бәйрәмгә килгән авылдашларга борыңгыдын килгән чәй эчү традициясе, аның барлыкка килү тарихы, чәйнең сәламәтлеккә йогынтысы, файдасы белән таныштырылды.Балалар үзләренең матур итеп җырлаулары һәм биюләре, уеннарда актив катнашулары белән килгән авылдашларны  сокландырдылар.Кичә чәй табыны артында  дәвам итте.