Шигаевская сельская библиотека - филиал № 26

“Театр яктылыкка, нурга илтә” исемле китап күргәзмәсе

Россия Президенты указы нигезендә 2019 ел Россиядә театр елы буларак игълан ителде. Шушы уңайдан Шыгай авылы китапханәсендә “Театр яктылыкка, нурга илтә” исемле китап күргәзмә эшли, ул 27 мартта билгеләп үтелүче Халыкара театр көненә багышлана. Күргәзмәдә театр актерларына багышланган әдәбият урын алды. Шулай ук күргәзмә ел дәвамында укучыларны театр елына багышланган чараларны яктырткан вакытлы матбугат язмалары белән дә таныштырып барачак.