"Кошлар - канатлы дусларыбыз"
1 апрель - Халыкара кошлар көне. Шыгай авылы китапханәсендә "Кошлар - канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән тематик- сәгать үткәрелде. Балаларга "Могҗизалы кошлар" дигән видео-ролик күрсәтелде, аннан соң балалар бик теләп кроссворд чиштеләр хәм хәрефләрдән кошлар атамалары җыйдылар. Бу көн гүзәл табигатебезгә хәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелде.