Чурашевская сельская библиотека - филиал № 30

3 сентябрь - террорга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне

3 сентябрь - террорга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне. Чураш авыл китапханәсендә шушы хәтер көненә багышланган стенд эшләп куелды. Укучыларга террорга каршы илкүләм көрәшкә чыкканда гына нәтиҗәләр яхшы булачагы аңлатылды, Һәрвакыт саклану чаралары кулланырга, үзең өчен генә түгел, әти-әниең, туганнарың, классташларың өчен дә җаваплы булырга кирәк икәнлеге әйтеп үтелде. Кайчан да булса террористлар белән көрәш туктатылыр һәм аларның барысы да көчле җазага тартылыр - бу җир шарындагы һәр кешенең хыялы. Беркайда да, беркайчан да Төньяк Осетиядәге хәлләр кабатланмасын иде.