Старомензелябашевская сельская библиотека - филиал № 23

"Язмыш салган яшәү сукмагы"

Үсеп килүче яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү һәм 27 гыйнвар - Ленинград блокадасының тулысынча өзелүенә 75 ел булган көнне билгеләп үтү максатыннан, 24 гыйнварда Иске Минзәләбаш китапханәсендә "Язмыш салган яшәү сукмагы" дип исемләнгән батырлык дәресе уздырылды. Укучыларга камалган шәһәрне азык-төлек, яшәү өчен әһәмиятле булган әйберләр белән тәэмин итү һәм блокадачыларны эвакуацияләүнең бердәнбер юлы булган Ладога күле турында сөйләнде, "Онытылмас 900 көн"("900 дней героизма") дигән презентация тәкъдим ителде. Соңыннан укучылар чарадан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.