Старомензелябашевская сельская библиотека - филиал № 23

"Чәчәкле балачак"

Иске Минзәләбаш авыл китапханәсендә бәлигъ булмаган балалар белән даими эш алып барыла.Июнь башында "Сәйлән"исемендәге җәйге ял һәм хезмәт лагерына йөрүче балалар белән "Чәчәкле балачак" исемендә рәсем конкурсы уздырдык. Балалар күңелләрендә йөрткән матур уйларын, якты хыялларын рәсем итеп асфальтка төшерделәр. Алар кулы белән ясалган матур чәчәкләр, нурлы кояш, ат, куян, песи кебек хайван-җәнлекләр балаларның табигатьне, хайваннарны яратуларын, якты күңеллеген, шәфкатьлелеген күрсәтә иде. Ярыш "Лунатики" һәм "Дружба" исемендәге ике команда арасында барды һәм җиңүне "Дружба" командасы яулады. Җиңүчеләргә дә, бераз азрак балл җыючыларга да баллы приз тапшырылды.