Старокашировская сельская библиотека - филиал № 22

Әдәби сәгать “Роберт Миңнуллинның балачак дөньясы”

Татар шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан Иске Кәшер авыл китапханәсендә “Роберт Миңнуллинның балачак дөньясы” дигән әдәби сәгать узды. Китапханәче нәни укучыларын кунакка чакырып, шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды. Балалар аның
“Сабантуйда”, “Әни эштән кайтканчы”, “Булышчы” һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар.