Сакловбашская сельская библиотека - филиал № 18

“30 лет подвигу,30лет памяти”

15 февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы – интернационалистларны искә алу көне. Саклау-Баш мәдәният йорты китапханә белән берлектә Әфган сугышында катнашкан сугышчы интернационал – Мингазов Зирәк Мөгаллим улы белән 7 класс укучылары арасында очрашу оештырды. Балалар совет гаскәрләренең ни сәбәпле әфганстанга керуләрен , совет солдатларының һәм Әфганстан хөкумәте гаскәрләренең уртак гамәлләре турында белделәр. Татарстан Республикасы балалар китапханәсе оештырган “30 лет подвигу,30лет памяти” конкурсында катнашкан 7 класс укучысы Мингазов Ильназ, абыйсы Мингазов Зирәк сөйләгәннәргә нигезләнеп язган хикәясе өчен грамота белән бүләкләнде. Соңыннан укучылар Яу кырында башын салган авылдашларыбызның якты истәлегенә һәйкәл каршына чәчәк салдылар.