Ватан Геройлары көне
Илебездә билгеләп үтелә торган көннәрнең берсе 9 декабрь Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан Саклаубаш китапханәсе китапханәчесе Султанова З.У 5-6 класс укучылары өчен «Гордимся славою героев»дип аталган презентация күрсәтте.Презентациядә 1812 елның Ватан сугышы геройлары,1941-1945 елның Бөек Ватан сугышы геройлары һәм безнең көннәрдәге Әфган,Чечен геройлары белән таныштылар . Укучылар илебезнең бәйсезлеген яклаган геройларга бу батырлыкларын бәяләүче Россия Федерациясе Дәүләт бүләге һәм бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар.