Сакловбашская сельская библиотека - филиал № 18

Әниләр көне

Салкын кышларга кереп барганда,без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен- Әниләр көнен билгеләп үтәбез.Безгә тормыш бүләк иткән,бөтен йөрәк җылысын биргән,безнең өчен тынгысыз көннәр,йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләк теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә,изге күңелле дә.
Әниләр көне уңаеннан Саклаубаш китапханәсе "Бала диеп җан атучы Әни генә" дигән китап күргәзмәсе эшләп куйды. Китапханәгә йөрүче укучы балаларыбыз Мәрьям Зиатдинова Салават Рәхмәтулланың "Әнием өйдә юк чакта" , Александра Нигматова Е.Благининаның "Вот какая Мама" шигырьләрен укыдылар.Китап күргәзмәсе белән таныштылар.