Сакловбашская сельская библиотека - филиал № 18

”Көзләр җитте диеп моңаймагыз”

Көзнең бик матур чагы “Алтын көз” дип аталган чорында Республикабызда бик матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Ул – Өлкәннәр көне. Менә быел да 1 октябрьдән 10 октябрь аралыгында өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Шул уңайдан, безнең Саклаубаш авыл китапханәсендә ”Көзләр җитте диеп моңаймагыз” дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче Солтанова китапханәгә килгән һәр өлкән кешебезне бу көн белән таныштырып әңгәмә үткәрде.Мәдәният йорты белән берлектә авыл җирлеге әзерләгән күчтәнәчләрне тараттык. Өлкәннәребез бик күп рәхмәт сүзләре әйтеп,бик сөенеп тыныч тормыш теләп озатып калдылар.