Муртыш-Тамаковская сельская библиотека - филиал № 13

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне

Бүген Мортыштамакта физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар бәйрәм табыны артында очраштылар. Алар өчен музыкаль программа, туган як тарихын өйрәнү музеена экскурсия, ll төркем инвалид Хафизова Диләрәнең кул эшләреннән күргәзмәгә күзәтү әзерләнгән иде. Бәйрәмдә Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаев, Нияз Акмал, Рафис Корбанов шигырьләре яңгырады.