Кузяковская сельская библиотека - филиал № 9

Нәүрүз бәйрәме

10 нчы март көнне Куҗак авылында Нәүрүз бәйрәме булып узды! Кышны озатып, язны зурлап каршы алдык! Авыл халкы белән бергә таудан чана шуып, төрле ярышларда катнашып, төрледән төрле тәмле коймаклар белән чәй эчеп, соңыннан кәгазь битенә начар уйларны язып,  "пумала" белән бергә яндырдык! Бәйрәм бик күңелле узды! Бәйрәмдә китапханәче дә актив катнашты!