Кузяковская сельская библиотека - филиал № 9

Өлкәннәрне котлау

Куҗак авылында яшәүче Хисамутдинова Мөсәббиха апага, 9 август көнне 90 яшь тулды! Ул Әбүзәр исемле Куҗак егетенә кияүгә чыгып, 4 кыз бала үстереп, гомер буе калхозда эшләгән. Хазерге вакытта 7 оныкның яраткан әбисе! Шул уңайдан китапханәче, клуб эшчеләре белән берлектә, аны олы бәйрәме белән котлап чыктылар. Мөсәббиха апа, кызы Фәүзия апа безне ачык йөз, мул табын белән каршы алдылар! Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, Мөсәббиха апага исәнлек - саулык, тоныч картлык теләп калабыз!