Между Россией и Афганистаном лежит пространство под названьем «память»

15 февраль-сугышчы-интернационалистлар  көне уңаеннан 2нче һәм 8нче мәктәпнең 5,8нче сыйныф укучылары Әфганистан һәм Чечен җирләрендә аяусыз барган сугышларда катнашучылар белән очрашты . Чарага локаль сугыш ветераннары Рыбалко В., Котлыкаев А., Хафизов А. һәм Баязитов И. чакырылган иде. Алып баручылар укучыларны Әфган һәм Чечнядагы сугыш тарихы белән таныштырдылар, әлеге вакыйгалар белән бәйле кайбер мөһим моментларга кагылдылар. Катнашучыларга якташыбыз Ильяс Дауди – Россия Герое турында сөйләделәр. Сугыш хәрәкәтләре вакытында үз гомерләрен корбан иткән ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашу барышында кунаклар хатирәләр белән уртаклаштылар, сугыш елларындагы кызыклы хәлләр турында сөйләделәр,китапханәчеләр һәм мәктәп укучыларының күпсанлы сорауларына җавап бирделәр. Электрон презентация әлеге сугышлар турында күзаллауларны тулыландырды. "Солдат сугышын сайламый" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә дулкынландыргыч, истә калырлык булды һәм барлык катнашучыларда горурлык һәм патриотизм хисе уята алды.Өчрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын,сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.