Хәтер мәңге саклар.

 23 нче  гыйнвар көнне Азнакай районы үзәк китапханәсендә "Хәтер мәңге саклар" дип исемләнгән очрашу узды. Чарада Азнакай шәһәренең  7 нче мәктәп укучылары чакырылды. Балалар каршында Түйкә авылы ветераннар советы җитәкчесе  Зайдуллин Ф. чыгыш ясады. Ул югалган Сугышлы авылы  турында сөйләде. Балалар игьтибар белән тыңладылар,сораулар бирделәр. Очрашу, катнашучылар арасында, җылы һәм уңай тәэсирләр калдырды.